Пятница, 03.05.2024, 14:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Татар радиосы
Отправить СМС

Татинком Мегафон Москва Билайн
Tele2 SkyLink МТС

Наш опрос
Сезнең Алгай авылында булганыгыз бармы?
Всего ответов: 81
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Погода
Алгаево
Праздники
Праздники России
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Каталоги

Краткая история

…Алгай авылы урынында элек куе урман булган. Монда 880 нче еллар тирәсендә татарлар килеп, агачларны кисә башлыйлар. Һәм шушында өйләр салып, яшәп калалар. Татарлар бу авылда 1110 еллар тирәсенә кадәр генә яши алалар. Шушы елларда корылык була. Алар шушы корылыклы елларда ачтан үлмәс өчен, ихтыярсыздан, Оренбург якларына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Анда барып төшкәч тә бер болынлыкта күк тәкә суялар. Һәм шуның хөрмәтенә үзләре урнашкан авылны "Күк тәкә” дип атыйлар. Шунда ук төпләнеп яшәп калалар.

1110 еллардан соң Алгай авылында яшәүче булмый. Бары тик 1115 елларда гына бу авылга чирмешләр килеп урнаша. Алар йортлар салып, җирне эшкәртеп, шушы авылда яши башлыйлар.

Чирмешләр Алгай авылында 300 еллар тирәсе яшәгәннән соң, 1415 елда татарлар килеп чирмешләрне урман эче буйлап куалар. Безнең авылда "чирмешләрнең качкан сукмагы” дип аталган сукмак та бар.

Бу вакыйгадан соң, татарлар монда яши башлыйлар. Игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алгай авылына 2 мәчет төзегәннәр. Ләкин бу вакытта алар аны "Алгай” авылы дип түгел, ә "Урта Өске” дип атаганнар.

Ничектер бер вакыт Урта өске авылыннан ике кеше ат белән Оренбург якларына баралар. Шунда алар бер авылга кереп куналар. Бу авылның исеме "Күк тәкә” була. Урта Өске авылы кешеләре кереп кунган йортның  хуҗасы, ап-ак сакаллы бер карт, бу кешеләр белән бик яхшылап сәйләшә, аларның кайсы яклардан икәнлеген сораштыра. Теге кешеләр:

Казан губернасы, Мамадыш өязе Урта Өске авылыннан, - дип әйтәләр. Бу сүзләрне ишеткәннән соң теге бабай болай дип сөйли:

- Бу авыл миңа бабай сөйләгән буенча таныш. Минем бабайлар яшәгән авыл янында Өске елгасы ага торган булган. Ләкин алар анда озак яши алмаганнар, корылык булган елны шушы "Күк тәкә” авыллына күчеп китеп, шунда төпләнеп калганнар. Алар күчеп киткән авыл Алгай исемендә булган.

Бу кешеләр яңадан алылга кайткач, авыл халкын җыеп, киңәшкәннән соң, Зур Өске исемен Алгай исеменә үзгәрткәннәр. Шул вакыттан бирле безнең авыл Алгай авылы дип атала башлый (Әхтәмҗанов Әхмәтгариф сөйләгәннәрдән).

Безнең авылыбызга якын гына "Караңгы тау” дип аталган урман бар, Өске елгасы ага. Бу елганың башланган урыны – Югары Өскебаш авылы янәшәсендәге урманда, Түбәнбай үзәнендәге чишмә. Шуннан башлап, елга 5 авылны (Югары Өскебаш, Битлянгур (Аксыбы), Түбән Өскебаш, Алгай, Көмеш Күл, Зур Өске) үтеп, Шыя елгасына коя. Үз чиратында, Шыя елгасы Нократка коя.

Безнең авыл зиратында моннан 480 еллар элек җирләнгән кешенең кабер ташы бар. Бу ташка гарәп хәрефләре белән язылган.

 

Алгай авылы колхозлашу елларында.

 

1930 нчы елда Алгай авылында колхоз төзелә башлый. Аңа "Трактор” исеме бирәләр. Беренче колхоз рәисе – Шагимарданов Мубаракша була. 1936 елдан аны Билалов Гомәр алыштыра. 1940 елда аны халыкка проценттан тыш икмәк өләшкән өчен судка бирәләр, эштән чыгаралар. Насыйбуллин Фәләхи 1940 елдан башлап 1944 елның көзенә кадәр эшли. Мөхәммәдиев Низам (Өшенбаш авылыннан) бер ел була, һәм 1952 елга кадәр рәисләр еш алышынып тора. Ике елга Гатин Әхәт эшкә алына. 1954 елның 4 февралендә Трактор колхозы Көмеш Күл авылы белән берләшеп, "Искра” дип йөртелә башлый. "Искрага” Алгай, Көмеш Күл, Зур Өске авыллары керә.


Из Татарской энциклопедии

АЛГАЕВО (Алгай)

Село в Мамадышском районе Республики Татарстан, на реке Искубаш, в 42 км к северо-западу от города Мамадыш. На 2000 — 324 житителей (татары). Основное занятие населения - полеводство, молочное скотоводство. Имеется начальная школа, клуб, мечеть. Основана в 17 веке. В дореволюционных источниках известна также под названием Средние Уськи. В 18 — 1-й половине 19 века жители относились к категории государственных крестьян. Занимались земледелием, разведением скота. По сведениям 1859 года, в Алгаево была мечеть. В начале 20 века здесь функционировали мельница, 2 крупообдирки, мелочная лавка. В этот период земельный надел сельской общины составлял 872,2 десятин. До 1920 село входило в Кляушскую волость Мамадышского уезда Казанской губернии. С 1920 в составе Мамадышского кантона ТАССР. С 10.8.1930 в Таканышском, с 1.2.1963 в Мамадышском районах. Число жителей: в 1782 — 29 душ мужского пола; в 1859 — 352, в 1897 — 657, в 1920 — 746, в 1926 — 774, в 1949 — 564, в 1958 — 426, в 1970 — 467, в 1979 — 409, в 1989 — 336 человек.


Обсудить, написать свою версию, какие легенды о деревне знаете и т.д. вы можете на форуме нажав ---ЗДЕСЬ---