Пятница, 10.05.2024, 21:57
Приветствую Вас Гость | RSS
Татар радиосы
Отправить СМС

Татинком Мегафон Москва Билайн
Tele2 SkyLink МТС

Наш опрос
Сезнең Алгай авылында булганыгыз бармы?
Всего ответов: 81
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Июль 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Погода
Алгаево
Праздники
Праздники России
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Каталоги

Главная » 2010 » Июль » 10 » 10 елга сузылачак корылык
15:39
10 елга сузылачак корылык
ТР Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш районындагы тәҗрибә кырларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика күләмендәге семинар-киңәшмә узуы хакында язган идек инде. Аның тәҗрибә кырларында уздырылуы тикмәгә генә түгел. Институт галимнәре бер үк сорттагы арыш, бодай, тритикале, арпа, солы, борчак, карабодай, тары, рапс һәм бәрәңгене төрле алымнар кулланып үстереп карыйлар. Кайсы ысулны кулланып эшкәрткәндә күбрәк уңыш биргәнлеген ачыкларга тырышалар. Галимнәрнең әйтүенә караганда, бер үк сорт бодай яки арыш республиканың төрле районнарында уңышны төрлечә бирә икән. Чөнки климат шартлары буенча республика берничә зонага бүленә. Татарстан галимнәре климат шартларын исәпкә алып һәр зона өчен аерым сортлар уйлап тапкан. Әлеге семинар-киңәшмә район хакимияте башлыклары, районнардагы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре, фермерлар өчен менә дигән фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны булды. 

Ел ничек кенә коры килмәсен, уфтанып утырудан файда юк: кирәкле күләмдә икмәк, терлек азыгы әзерләргә кирәк. Технологияләрне кирәгенчә, дөрес итеп файдаланганда, һава шартлары нинди булуга карамастан, яхшы уңыш җыеп алырга мөмкин икәнлеген авыл хуҗалыгы белгечләре исбатладылар инде исбатлавын. Ләкин бүгенгесе көндә, кызганычка каршы, хәлләр мактанырлык түгел. Быел игенчелек тармагының уңыш та, табыш та бирмәячәге көн кебек ачык. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел ашлыкны 1 мең тоннадан да артыграк җыя алмабыз дип белдерде. Республикада 1998 елдагы җәй дә бик эссе килгән иде. Ләкин ул елгы корылыкны быелгысы белән чагыштырырлык түгел шул. Халык әйтмешли, анысы баласы гына булган икән. 1998дә республикада гадәттән тыш хәл дә игълан ителмәгән иде. Алай булса да, ул елны нибары 1,9 млн. тонна гына иген уңышы җыеп алынган булган. 1998 елда мөгезле эре терлекнең баш саны 180 меңгә, савым сыерларының саны 50 меңгә кимегән. Ә быелгы корылыкны 1921 ел белән чагыштыралар. Чынлап та, кырларда кара көеп утырган иген культураларын күреп күңел әрни. Җитмәсә, Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов үзенең фаразлары белән җитәкчеләрне хафага салды. Ул 40 ел дәвамындагы күзәтү-өйрәнүләреннән чыгып: «Татарстан 10 еллык корылык чорына керде», – дип күңелгә шом салды. Моңарчы Шайтановның әйткәннәре рас килеп баруын искә алсаң, чынлап та куркырсың.

Яңгырлар яумау сәбәпле игеннәрне саклап кала алмадык инде, хәзер бар көчне терлек азыгы әзерләүгә, терлекләрнең баш санын саклап калуга бирергә кирәк дип Марат Әхмәтов гел искәртеп тора. Бу юлы да кыш чыгарга җитәрлек терлек азыгы әзерли алмыйбыз икән, телисеңме, теләмисеңме терлекләрне суймый чара калмаячак, безгә ул чиккә барып җитәргә һич ярамый, дип бу юлы да чаң какты ул. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны бөтен ил буенча кимүгә таба бара. 21 млн. баш сыердан бүген нибары 9 млн. калган. Шуңа күрә Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләрнең сәүдә үзәкләрендә сөт ризыкларына кытлык күзәтелә икән. Сөткә ихтыяҗ зур, бәяләр дә югары. Татарстанлылар шуннан файдаланып, сөт сатудан әйбәт кенә акча эшли алалар. Бүгенге көндә республикада көн саен 4 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Сөт саткан акча өлешчә генә булса да игенчелеккә табигать салган зыянны каплый. Терлекчелектән кергән табыш та зарланырлык түгел. Ярты елда терлекчелек тармагы 3,3 млрд. сум табыш биргән. Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикадагы дистәләп район («кара» исемлектә Әлки, Алабуга, Мамадыш, Әгерҗе, Сарман, Буа районнары) әлеге форсаттан файдаланмаган. Корылык елында Пушкинның мәгълүм әкиятендәге сыман ярык тагарак янында калмас өчен кышка күмәк рәвештә җитәрлек терлек азыгы әзерләргә кирәк. Республикада узган елдан калган запаслары булган районнар белән бергә, сыерларның кече теленә салырлык та печән әзерли алмаган районнар да бар. Андыйлар кышны ничек чыгарга уйлыйлардыр, Алла белсен. Министр, терлекләрне ач калдырмас өчен арышның бер өлешен орлыкка калдырып, калганын сенажга салырга кирәк дигән фикер әйтте. Кышкы азык запасын экономияләү максатыннан мөгезле эре терлекне кара көзгә кадәр көтүлекләрдә йөртергә уйлыйлар. Инде җәйнең бер ае узып китте, ә терлекләргә кышын 15 көн дәвамында ашатырлык кына азык әзерләнгән. Җитәрлек терлек азыгы әзерли алмаган очракта, башка төбәкләрдән сатып алып кайтырга туры киләчәк. Күпчелек районнар шулай эшләргә җыеналар да инде. Әтнә, Балтач, Нурлат , Чирмешән районнарында алдан «аяк киенә» башлаганнар. Эленке-салынкы йөргән хуҗалык җитәкчеләренә министрдан яхшы гына шелтә эләкте. Марат Әхмәтов халык ач булмас, әле икмәк запаслары бар, ә менә фураж өчен интервенция фондыннан 1 млн. тоннадан да ким булмаган күләмдә ашлык сатып алырга туры киләчәк дип белдеде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәренең эшеннән канәгать калып, аларның файдалы тәҗрибәләрен башкалар да күрсен өчен фильм төшерергә кирәк дигән күрсәтмә бирде.

"Татарстан яшьләре" газетасы, №2(11481),    3 июль 2010,    Эльза ХАММАТОВА

Просмотров: 1017 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: