10:38 Йомырка җыю бәйрәме | |
Элекке заманнарда Сабанга чыгуның беренче көне – иң әһәмиятле көн булып санала. Чәчүгә чыккан көнне йомырка пешереп өләшәләр. Игеннәр йомырка кебек тук, зур булсыннар, игенчеләр йомырка кебек тәгәрәп эшләсеннәр, имеш. Җиргә орлык чәчкәндә: "Игеннәрнең башы йомырка кебек тумырланып үссен!” – дип,йомыркаларны чәчеп җибәрәләр. Ә кечкенә малайлар йөгерә-йгерә йомыркаларны җыеп, утырып ашыйлар... Бу йоланың килеп чыгу тарихын бу сылтамага басып укый аласыз. Уйлап карасаң, бала-чаганың йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта өлкәннәр дә балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Ә балалар өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын сыныган. Һәр йортта балаларны ачык йөз белән каршы алганнар, хәлләреннән килгәнчә йомырка биргәннәр. | |
|
Всего комментариев: 0 | |