Блог
Главная » 2010 » Апрель » 24 » Нәни кыз... /Зиля Галиуллина/00:12 Нәни кыз... /Зиля Галиуллина/ |
Салмак кына мамык карлар ява Нәни генә бер кыз йөзенә. Шатланырга ничек тырышса да Моңсулыгы чыккан кузенә. Самимилек белән бергә кызда Зур йөрэк ярасы куренә. Бик нык яшь булса да төшенгән ул Бу тормышның барлык серенә. Кургәне бар ачы кайгысын да, Эссе көндэ җанын өшеткеч. Кургәне бар бик зур шатлыгын да, Зур хыялга бирлеп йөреткеч. Өметсезлек учагында янгач, Бу хыяллар тиздән сунәчәк. Тормыштагы тирән баткаклыкта Кызның эзе булды бер чәчәк. Узыр вакыт,утер бик куп айлар, Аңлар егет хата кылганын. Әмма кушып булмый берничек тә Бер елганын ике ярларын.... |
|
Всего комментариев: 0 | |